Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә мөһим белем бирү проекты — парламент дәресе узды. Анда 2-9 сыйныф укучылары, укытучылар һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Илексаз авыл җирлеге Советы һәм Сарман муниципаль районы Советы депутаты Ризатдинов Габбас Гайнетдин улы укучыларны хакимият органнары эшчәнлеге нигезләре, карарлар кабул итү принциплары һәм иҗтимагый тормышта һәр гражданның роле белән таныштырды.