Уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы бик уңышлы һәм күңелле үтте!Бу әһәмиятле көнгә багышланган кичәбез җырлар һәм нәфис сүзләр белән башланып китте, балалар Ватанга мәхәббәтләрен һәм аның сакчыларына булган хөрмәтләрен белдерделәр. Соңыннан бәйрәм спорт уеннары һәм ярышлар белән дәвам итте, анда барлык катнашучылар үзләренең көчен, җитезлеген һәм бердәмлеген күрсәттеләр.Бу чарада балалар гына түгел, ә аларның әтиләре, бабайлары һәм абыйлары да актив катнаштылар. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачты, күтәренке рух һәм уңай тәэсирләр алды. Бу кичә гаиләләр өчен дә, балалар бакчасы коллективы өчен дә чын бәйрәм булды, әтиләр һәм балалар арасындагы элемтәне ныгытты, Ватанны саклаучыларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады.