Барлык конкурсантлар да үз мәктәпләрен лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр, командирлар күпсәгатьле әзерлек нәтиҗәсен тамашачыларга күрсәтеп, командаларны ышанычлы итеп җитәкләделәр. Жюри әгъзалары конкурсантларны берничә номинация: строева әзерлек, көч сынауы, автомат җыю, ату, ОЗК буенча бәяләп, бик катлаулы һәм гадел карарлар кабул иттеләр. Бәйрәм атмосферасын Мәдәният йорты һәм урта мәктәпнең иҗат коллективларының якты чыгышлары бизи.
Безнең команда 2 нче урынны алды, егетләрне һәм остаз Әсәдуллина А. М.ны лаеклы Җиңүләре белән котлыйбыз. Егетләр, бик яхшылар! Без сезнең белән горурланабыз!