Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган искиткеч матур бәйрәмнәр узды! Балалар матур программа әзерләделәр: күңелле җырлар, шигырьләр яңгырады, алар барысының да кәефен күтәрде. Әниләр һәм әбиләр нәни артистларыбызның чыгышларына сокландылар! Без барлык хатын-кызларны да шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз! Күңелләрегездә һәрвакыт яз булсын, ә елмаюларыгыз йөзегездән китмәсен!