Кадерле хатын-кызлар!
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң ихлас котлауларыгызны кабул итегез! Бу матур язгы бәйрәм сезгә, кадерле әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга җылылык, яктылык һәм рәхмәт хисләре белән тулы. Сез дөньяга гармония, матурлык һәм яхшылык алып киләсез, безне яңа казанышларга рухландырасыз һәм авыр минутларда ярдәм итәсез. Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез дөньяны яхшырак һәм яктырак итә. Районда сез фидакарьлек күрсәтмәгән бер генә тармак та юк: җирле үзидарә, хокук саклау органнары, Авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш өлкәсе, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар...
Сез районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Шул ук вакытта бүгенге киеренке тормыш ритмында сез заман белән бергә атларга, заманча яшәргә, балаларны тәрбияләргә, гаилә учагын сакларга өлгерәсез. Мәхәббәт, Гаилә, балалар, туган йорт кебек кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре Сезнең белән генә бәйле.
Кадерле хатын-кызлар!
Намуслы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез, безгә гаилә җылысы бүләк итүегез, ул-кыз үстерүегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яшьлеге һәм балачагы сугыш елларына туры килгән ветераннарыбызга, күп балалы аналарга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, уллары төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә үз бурычларын үтәгән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан аналарга, батыр улларын бүген дә көткән аналарга аерым хөрмәт. Бөтен дөньяда тынычлык булсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, башлангычларыгызда уңышлар телим.
Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!