Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны бүләкләделәр

2026 елның 6 марты, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылган хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга талантлары һәм энергияләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. Җәлил бистәсендә яшәүче, «үзебезнекеләр өчен Сушим-парим» волонтерлар төркеме җитәкчесе Вәлиуллина Зөһрә Шакировнаны Дәүләт бүләге - «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале алуы белән котлыйбыз. «Үзебезнекеләр өчен Сушим-парим» төркеме эше — уртак җиңүгә һәм тылны ныгытуга зур өлеш кертү. Зөһрә Шакировнага һәм аның командасына иминлек һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International