Сарман спортчылары 8 мартта волейбол уены белән билгеләп үттеләр

2026 елның 7 марты, шимбә

Бүген Сарман авылының «Айтуган» универсаль спорт залында район оешма-учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырды. Шулай ук кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләренә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан чәчәкләр тапшырдылар.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - эшмәкәрләр командасы,

2 урын - «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге командасы,

3 урын - Үзәк район хастаханәсе командасы.

Иң яхшы уенчылар дип танылды; Шәрипова Лилия (Башкарма комитет һәм ОДМС командасы), Латыйпова Рамилә (эшмәкәрләр командасы),

Миңнеголова Гөлшат («Шәфкать " үзәге командасы),

Хәйруллина Ләйсән (үзәк район хастаханәсе командасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International