Бүген Петровский Завод авылында яшәүче Галимҗанова Шәмсия Миңнехамат кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көнне Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин һәм шәхсән үз исеменнән аны Сарман муниципаль районының Петровский Завод авыл җирлеге башлыгы Р. Р. Нуртдинов котлады. Ул Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Чын күңелдән Шәмсия апага нык сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык, туганнары һәм якыннары арасында озын гомер телибез!