Сарманда Нуртдинов Руслан Рәшит улы белән хушлаштылар

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман авылында Нуртдинов Руслан Рәшит улы белән хушлашу булды. Нуртдинов Руслан Рәшит улы 1990 елның 23 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туа. 1997-2007 елларда Сарман гимназиясендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Сарманның 91нче уку йортына укырга керә. 2009 елда РФ Кораллы Көчләре сафларында срочная хезмәт үтә. Контракт төзү алдыннан соңгы эш урыны - «КАМАЗ»ГАҖ. 2025 елның апрелендә контракт төзедем. 2025 елның 19 сентябрендә рядовой Нуртдинов Руслан Рәшит улы ДХР Красноармейский районының веселое торак пунктын азат итү өчен барган сугышларда батырлык күрсәтте. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм махсус хәрби операция барышында хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Геройның якыннарын югалту ачысын Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Миңнугулов Камил Нәҗип улы, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International