Безнең балалар бакчасында «Тылсымлы пумала» исемле рәсем ясау буенча иҗади түгәрәк актив эшли. Биредә тәрбияләнүчеләребезгә фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен ачып, үзләрен сәнгать аша күрсәтергә мөмкинлек тудырыла. Һәр бала – кечкенә рәссам! Рәсем ясау балаларга кулларның вак моторикасын, күзаллауны, пространстволы фикерләүне һәм эстетик зәвыкны үстерергә ярдәм итә. Бу киеренкелекне бетерү һәм иҗат процессы белән ләззәтләнүнең менә дигән ысулы. Түгәрәккә төрле яшьтәге балалар йөри, аларның һәркайсы биредә үзенең яраткан шөгылен таба. Шөгыльләр күңелле һәм кызыклы уза.