15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең Органнар залында Муса Җәлил исемендәге Бөтенрәсәй «Шагыйрь һәм музыка» V музыкаль-шигъри фестиваль лауреатларын бүләкләү концерты үткәрелде. Фестивальнең җитәкчесе-бөек шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева — Җәлил. Бу концертта Җәлил гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Закиров Реналь чыгыш ясады. Ул Муса Җәлилнең «Соңгы үпкә» шигырен сөйләде.