Бүген район Советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышы булды. Чара Республика комиссиясе утырышы кысаларында узды, анда район комиссиясе видеоконференция режимында катнашты. Төп тема язгы ташуга әзерлек булды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Гайфетдинов алып барды. Комиссия эшендә авыл җирлекләре башлыклары, районның профильле оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырыш йомгаклары буенча комиссия кайбер карарлар һәм йөкләмәләр Әзерләде. Айрат Гайфетдинов җирлек башлыкларына һәм хезмәтләр җитәкчеләренә вәзгыятьне даими контрольдә тотарга, тиз арада мәгълүмат алмашырга һәм теләсә нинди стихиягә әзер булырга күрсәтмәләр бирде.