18 нче ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә "Пушкин укулары" Бөтенроссия ачык иҗади конкурсы узды. Безнең гимназия укучысы Мөстәкыймова Раилә "Сәхнә сәнгате" номинациясендә катнашты. А.С. Пушкинның шигырен сәнгатьле укуы һәм артистларча чыгышы өчен ул 1 нче дәрәҗә Дипломга лаек була. Без аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!