Җәлил шәһәр тибындагы поселогында хезмәт ветераны һәм тыл хезмәткәре Сапарова Тәнзилә Габделбәр кызы туган көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көнне исем бәйрәмен “Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе” муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы котлады. Ул Тәнзилә Габделбәр кызына нык сәламәтлек, иминлек, җан җылысы, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләде. Аерым игътибар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның истәлекле бүләк белән бергә тапшырылган азык-төлек пакеты тапшырылды.
Әлеге изге теләкләргә кушылып Тәнзилә Габделбәр кызына ныклы сәламәтлек, җан җылысы, шатлыклы тормыш теләп калабыз.