Бүген безнең балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Ул барлык тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвеше алып баруга омтылуда берләштерде. Кече группадагы нәниләр «Сәламәт иртә» акциясенә бик сөенеп кушылдылар. Урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге балалар ритмик музыка астында «Күңелле физзарядка» флешмобында катнаштылар, үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларга кечкенәдән үк сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Мондый бәйрәмнәр безнең балалар бакчасында күркәм традициягә әверелер дип ышанабыз. Һәр көн шатлык һәм сәламәтлек белән тулы булсын дигән теләктә калабыз!