"Җәлил гимназиясе"нең һәм Яшь техниклар станциясенең өстәмә белем бирү педагогы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы Әлмәттә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясады. Аның «Тылсымлы сандык» (социаль-гуманитар юнәлешле) авторлык программасы хокукка, бизнес нигезләренә һәм милли традицияләргә өйрәтүне интеграцияләгәне өчен жюри тарафыннан югары бәя алды. Сынау нәтиҗәләре буенча Рузилә Айрат кызы республика конкурсының финалында катнашачак. Финалга чыгуыбыз белән котлыйбыз һәм республика этабында уңышлар телибез!