"Сандугач"та тәрбияләнүчеләр фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар.

2026 елның 17 апреле, җомга

Бүген Зур Нөркәй авылында «Мәктәп һәм югары уку йортының хәзерге Мәгариф киңлегендә табигый географик белемнәр» V Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада безнең тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Шәрифуллина Зарина «Алтын тарак» эше өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Әхмәдуллин Рияз да югары нәтиҗәгә иреште: ул «Су анасы» эше белән II урын алды. Проектны яклау кысаларында Рияз, Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасын тулысынча сөйләп, жюри әгъзаларының йөрәген әсир итте. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Абзалова Амилия, Тукай әкиятләре мотивы буенча ташландык материаллардан ясалган оригиналь эшләнмә әзерләп, I урын яулады. Конференциядә катнашучыларга ул үз проектын бик теләп тәкъдим итте. Амилия эшендә аңа әтисе һәм тәрбиячеләре ярдәм иткәнен билгеләп үтте. Без талантлы тәрбияләнүчеләребезнең уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз! Балаларыбызны ихлас күңелдән зур казанышлары һәм лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга алга таба да һәр башлангычларында илһам, яңа иҗади уңышлар телибез. Әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә фидакарь хезмәтләре, балаларыбызның талантларын үстерүгә ярдәмнәре һәм өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International