"Алёнушка" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре “Тукайлы балачак” муниципаль бәйгесендә җиңү яуладылар

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүген 6 нчы санлы "Теремок" балалар бакчасында Җәлил бистәсенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары катнашында  "Тукайлы балачак" дип аталган муниципаль шигырь бәйгесе узды. Бәйге бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. Әлеге чарада 48 бала көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча безнең бакчабыз тәрбияләнүчеләре- Ахметшина Илина һәм Ильвина, Зямилова Сафия, Мөхәммәдиева Рилана, Асылова Элина- призер булдылар. Бәйгенең җиңчеләре булып мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче  Мирзоев Алан белән Төхвәтуллина Динара танылды. Балаларны зур җиңүчеләре белән котлыйбыз! Аларга алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International