Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында эколяталар көнен билгеләп үттеләр

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар эколяталар көнен билгеләп үттеләр! 25 апрель-Бөтенроссия Эколяталар көне, шушы мөһим көн кысаларында, балалар бакчасында табигатьне саклаучы балалар - мәктәпкәчә яшьтәге Эколяталар катнашында күңел ачу чарасы булды. Чараның максаты-экологик культура, табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт һәм әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне җаваплы тоту булдыру. Тәрбиячеләр белән берлектә тәрбияләнүчеләр җирнең ни өчен моңсу һәм шатлануын белделәр, чүп-чарны дөрес сортларга аерырга өйрәнделәр, суны, яктылыкны һәм табигатьне сакларга вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International