Җәлил бистәсендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме

2026 елның 1 мае, җомга

2026 елның 1 маенда Җәлил бистәсендә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды. Бу бәйрәм көнендә  җәлилчеләрне кояш  язгы кәеф белән сөендерде.Бәйрәмдә катнашучылар Ленин проспекты буйлап Мәдәният сараена кадәр шатлыклы кәеф белән йөрүдә катнаштылар.     

       Сәламләү сүзләре белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гараева Г. Р., Җәлил ТПППО «Татнефть» ПАО  рәисе Маринина Л.З.,  Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р.Ә., 1 нче Җәлил урта мәктәбе директоры Латифуллина Г.Ф., ветераннарның Территориаль советы рәисе Харисов Р.А. чыгыш ясадылар.      

     Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү кысаларында  сәүдә ярминкәсе, бәйрәм колонналарын бизәү конкурсы, иҗади бәйге (асфальтта һәм мольбертта рәсем ясау), җиңел атлетика эстафетасы, спорт уеннары, шахмат турниры, «Язгы моңнар» вокаль конкурслары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International