Илексаз авыл җирлегендә зиратта өмәләр үткәрү күркәм традициягә әверелде.Зиратны карау- һәр кешенең изге бурычы.2,3 нче май көннәрендә Илексаз һәм Мртыш-Баш авылларында зиратта өмәләр үтте. Авылдашлар һәм кайткан кунаклар бик күп эш башкардылар: кипкән агачларны җыештырдылар, зират территориясен чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннәрдән чистарттылар. Зиратны әйләндереп алган койма буялды.