Безнең самбочылар Сарапул шәһәрендә самбо буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар

2026 елның 5 мае, сишәмбе

1 майдан 3 майга кадәр Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә самбо буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Җиңү өчен» Бөтенроссия ярышлары узды. Турнир Россия Федерациясенең 200дән артык яшь спортчысын берләштерде һәм язның төп спорт вакыйгаларының берсенә әверелде.

Спортчылар югары дәрәҗәдәге техник әзерлек һәм ихтыяр сыйфатларын күрсәттеләр. Аларның һәркайсы келәмгә бер максат белән чыкты — беренче булу, Россия беренчелегенә сайлану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International