2026 елның 5 маенда «Сарман» кинотеатры бинасында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Сәхипова, Татарстан Республикасының «беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең проект эшчәнлеге буенча баш белгече, Россия Кызыл Хач вәкиле Наталья Пивоварова һәм «беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе катнашында ашыгыч очракларда беренче ярдәм күрсәтү буенча файдалы мастер-класс узды. Дәресләрдә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ студентлары әлеге белемнәрнең файдалы булырлык реаль ситуацияләрне тикшерделәр. Шулай ук бәйрәм чорында экстремистик күренешләргә юл куймау максатыннан укучыларга һәм студентларга бу чорга билгеләнгән тыюлар, цифрлы гигиена күнекмәләрен һәм деструктив контентка мөнәсәбәт формалаштыру, электрон түләү чараларына бәйле билгеле бер гамәлләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирелде.