Барыгызны да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ватанны саклап көрәшкән һәм тылда тырыш хезмәт куйган һәркемгә олы ихтирам йөзеннән 2026 елны Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан итте.
9 Май – иң бөек бәйрәм. Ватаныбыз тарихында гына түгел, бар дөнья тарихында аның әһәмияте бик зур.
Утлы елларда бөтен ил белән бергә Сарман халкы да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Сарман районы бу изге сугышка 11 мең 252 улын һәм кызын озатты. 7 мең 910 якташыбызга туган илгә әйләнеп кайту насыйп булмады. Шуларның 4 мең 732-се хәбәрсез югалды.
Кызганычка каршы, бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады. Без Изге сугышта катнашкан, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез.
Бүген районыбызда 82 тыл ветераны, 19 солдат толы, 1295 сугыш чоры баласы яши. Алар – Җиңүчеләр буыны. Cугыштан соң илне торгызган ветераннар да безнең өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар!
Бүген илебез сынаулар чорында яши. Ләкин ата–бабаларыбыз кебек, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанабыз. Егетләребез, җиңеп, туган якларына исән-сау кайтсыннар дигән теләктә калабыз. Изге көрәштә батырларча һәлак булган якташларыбыз безнең күңелләрдә, районыбыз тарихында мәңге сакланыр.
Җиңү Бәйрәмен һәр тармакта матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршылыйбыз. Басу-кырларда эш гөрли. Төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла. Торак пунктларны яшелләндерү-төзекләндерү буенча ике айлык дәвам итә, өмәләр үткәрелә. Бу эшләрдә өлкәннәребез дә катнашалар, барыгызга да зур рәхмәтемне җиткерәм.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне тагы бер кат Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, тынычлык, иминлек телим.
Бәйрәм белән!