Җәлил гимназиясендә экологик акция: макулатура җыю

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә традицион макулатура җыю булып узды. Акциядә «Эколята» хәрәкәте укучылары һәм гимназиябезнең барлык укучылары актив катнашты. Гимназистлар иртәдән бирле Иске газета-журналлар, дәфтәрләр һәм катыргы тартмалар алып килделәр. Мондый чаралар дөньяны чистартырга гына түгел, балаларны табигатькә һәм ресурсларга сакчыл карарга да өйрәтә. Макулатура җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бергә без планетаны чистарак итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International