Бүген Ләке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел мәктәптә чыгарылыш сыйныфында 2 укучы. Укучылар һәм укытучылар искиткеч чара оештырдылар. Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов, район культура бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гилус кызы Латыпова бәйрәм белән котладылар. Төрле конкурсларда актив катнашкан укучыларга һәм алар белән иҗади эшләр алып барган укытучыларга, дипломнар , бүләкләр тапшырдылар.