Сарман районында чик сакчылары көнен бәйрәм иттеләр

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Традиция буенча 28 майда илдә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Сарманның үзәк ял паркында тантаналы чара узды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарганнан соң, Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Чик сакчылары ветераннарына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Котлау сүзләренә шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнегулов та кушылды, ул активистларга мактау грамоталары тапшырды.

«Сугышчан туганлык»оешмасы әгъзалары да котлаулардан читтә калмады. Җиңү парадында катнашучы, гаскәр ветераннарына шигырьләрен бүләк иткән балалар да бүләксез калмады. Ахырда чик сакчыларына багышланган мемориалга тере чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International