Соңгы кыңгырау Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә

2026 елның 26 мае, сишәмбе

Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә 26 май көнне 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Тантаналы чара балаларның мәктәптәге күңелле истәлекләре белән бәйләнгән мәктәп территориясендә узды. Укучылар матур чыгышлар әзерләделәр, укытучыларга һәм ата-аналарга ярдәмнәре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Бәйрәм чарасына кунаклар да килде: мәгариф бүлеге өлкән методисты Фәррахова Резеда Фирдәүс кызы, авыл җирлеге башлыгы Газизов Данияр Әнвәр улы, Әлмәт авылы хәзрәте Тимербаев Нияз Мизхәт улы, Сарман районы мөхтәсибе Хаков Рамил Габделхәй улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International