Бүген 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында "Йолдызлы чыгарылыш 2026“ бәйрәм иртәсе үтте. Бакча белән саубуллашу- балаларның беренче чыгарылыш иртәсе. Аларны озату күңелле дә, бераз гына моңсу да. Күпме көннәр, күпме сәгатьләр шул нәниләр өчен борчылып та, шатланып та үткән. Бакчада алган шөгыльләре, белемнәре алга таба барыр өчен маяк булсын!
Бәйрәмгә "Алдынгылар хәрәкәте"нең шеф мәктәбе укучылары да балаларны котларга килделәр. Уеннар уйнаттылар,бүләкләр тапшырдылар.
Әниләренең изге теләкләре, тәрбияче апаларының ихлас сүзләре балалар күңлендә озак сакланыр.
До свидания, детский сад родной,
Моментов столько в памяти осталось,
Душой навек будем с тобой,
Все теплое чтоб только вспоминалось.
#доу1солнышко
#дошкольноеобразование
#выпуск2026