Бүген 1 нче Җәлил урта мәктәбендә дулкынландыргыч чара - «соңгы кыңгырау» узды. Ул уку елының ахырын гына түгел, ә мәктәпне тәмамлаучылар өчен яңа тормыш башлануын да символлаштыра. Алда - имтиханнар, һөнәр сайлау, уку йортларына керү, эшкә урнашу... Һәр адым мәгънә белән тулы, ә һәр көн истәлеккә әйләнә торган вакыт җитте.
Мәктәп директоры, тантана кунаклары чыгарылыш сыйныф укучыларына ,аларның әти-әниләренә һәм педагогларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәктәп белән хушлашу әле чыгарылыш кичәләре белән дә билгеләп үтеләчәк, әмма бүген дә мәктәп программасы буенча укуларын тәмамлаучы егетләр һәм кызлар үзләрен фән нигезләренә өйрәткән укытучыларына, ата-аналарына һәм тантана кунакларына игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен дулкынландыргыч рәхмәт белән мөрәҗәгать иттеләр.
Хәерле юлга! Чыгарылыш һәм керү имтиханнарында уңышлар! Киләчәк тормышыгызда бары тик яхшы үзгәрешләр генә булсын!