Татарстан Республикасы ТИҮ эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика конференциясе утырышы

2026 елның 29 мае, җомга

Районның территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре район башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева рәислегендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы ТИҮ эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика конференциясе утырышында катнаштылар. Утырышның пленар өлешенә кадәр алар Чаллы шәһәренең берничә территориаль иҗтимагый үзидарәсендә булдылар. Шәһәрнең тиүләрендә халык белән үзара хезмәттәшлек итүнең, территорияләрне төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруның, мәдәни-массакүләм чаралар оештыруның, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең, аларга төрле мораль һәм матди ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикалары күрсәтелде. Конференциянең пленар өлеше «Энергетик» мәдәният йортында узды, анда ТИҮләргә дәүләт ярдәме, грант программаларын гамәлгә ашыру һәм республика территориясендә ТИҮнең иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International