Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Әфраим улы Кузюровның эш визиты

2026 елның 29 мае, җомга

Эшлекле чаралар барышында министрны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. ТАССРның 100 еллыгы паркында яшь армиячеләр, район мәктәпләреннән килгән «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, Бердәм Россия партактивы һәм ветераннар белән берлектә 10 чыршы утырттылар. Чара «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры китереп, илебезнең урман байлыкларын саклауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International