Бүген бишенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Район Советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде.
1. «Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Контроль-хисап палатасы»муниципаль казна учреждениесе рәисе вәкаләтләрен туктату турында.
2. «Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Контроль-хисап палатасы»муниципаль казна учреждениесе рәисен сайлау турында.
3. Сарман муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләп кую турында.
4. Сарман муниципаль районында милләтара һәм конфессияара эшне оештыру турында.
Беренче һәм икенче сораулар буенча Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева чыгыш ясады.
Сарман муниципаль районында милләтара һәм конфессияара эшне оештыру турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.