Сарман районында " Игътибар-балалар!» 6 нчы санлы "Теремок" МББМУ өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең «беренчеләр хәрәкәте» активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Сарман бүлекчәсендә «машина йөртүчегә хат»акциясе үткәрделәр. Балалар алдан ук теләкләр язылган хат-рәсемнәр әзерләп куйдылар һәм аларны Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамыннан узучы машина йөртүчеләргә тараттылар. Әлеге чараның максаты балаларның юл-транспорт травматизмы проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүдән гыйбарәт. Акциядә катнашучылар юл хәрәкәтендә катнашучыларны бистә урамнарында бик сак булырга чакырды. Машина йөртүчеләр хатлар алгач, балаларга беркайчан да юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иткәннәр.