Петровский Завод авылында Сабантуй

2026 елның 7 июне, якшәмбе

Кичә Петровский Завод авылында милли Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Рәсим Ревович халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, Чакырылган артистлар - Ландыш Бахави һәм аның иҗатташ дуслары үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сэламэтлек, гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International