Илексаз авыл җирлегендә "Россия чәчәкләре" акциясендә катнашу.

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Илексаз авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Мортыш-Баш мәчете хәзрәте Шириев Н.Г. Россия көненә багышланган "Россия чәчәкләре " Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Авыл башында  урнашкан постаментка петуния чәчәкләре утыртылды һәм газон үләне чәчелде.Җәй буе авылдашлар чәчәкләргә су сибәчәк, чүп үләннәрен утаячак.Акциядә катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International