Алтын юбилярлар

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

 Бүген 2026 елның 11 июнендә Россия көне алдыннан  Хәрби  батырлык  һәм хезмәт фидакарьлеге елы  кысаларында Сарман  районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин Мәгъсут һәм  София Хәбибуллиннарны алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Гаилә башлыгы Мәгъсут Мәхмүрәхман улы күп еллар районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә,  София Заһировна электрон элемтә өлкәсендә хезмәт иткәннәр. Тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә үз балаларын тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген яраткан оныклары һәм оныкчыклары куанычы белән яшиләр.

Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International