Шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче Җәлил Закирова Һидая Шакировнаның 90 яшьлек юбилее

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

12 нче июль көнне Җәлилдә яшәүче Закирова Һидая Шакир кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Җәлил шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы җылы сүзләр белән котлап истәлекле бүләк һәм район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Күтәренке күңелле, аек акыллы Һидая апа Ходай биргән көнгә сөенеп, котлауларга, үзенә булган игътибарга, ихтирамга җылы сүзләре аша рәхмшт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International