Бүген Сарман муниципаль районында суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Андрей Владимирович Белов булды. Андрей Владимирович Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән очрашты. Очрашу барышында яклар территориаль органнарның үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре һәм эшчәнлек юнәлешләре буенча уртак эш перспективалары турында фикер алыштылар.