Сарманда хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

2026 елның 26 июле, якшәмбе

Бүген Хәрби-Диңгез Флоты көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә районның үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды.

Диңгезчеләрне бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, иң активларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнегулов та котлауларга кушылды, гаскәр ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын бүләкләде.

Район буенча хәрби-диңгез флоты төркеме җитәкчесе Мөнавир Кыям улы Зыятдинов шулай ук туганлыкның актив әгъзаларны котлады. «Боевое братство»берләшмәсе вәкилләре котлаулардан читтә калмады. Һәлак булган морякларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ахырда мемориалга чәчәкләр салынды.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International