Десантчыларны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнегулов та кушылды. «Җәлил очкыннары» берләшмәсе әгъзасы Рәис Кәлимуллин хезмәттәшләренә шигырь багышлады. ВДВ ветераны-бистә башкарма комитеты җитәкчесе Җәлил Илшат фикс улы Галләмов та балаларны бәйрәм белән котлады. «Боевое братство»оешмасы вәкилләре дә чыгыш ясады. Һәлак булган десантчылар истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салынды. Чара мәдәният хезмәткәрләре башкаруында җырлар белән үрелеп барды.