24 декабрьдә Сарман район мәдәниятйортында Совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасына кертүнең 35 еллыгына багышланган “Без- интернационалистлар” дигән Батырлык дәресе үткәрелде. Аграр колледж студентлары, гимназия һәм урта белем бирү мәктәбе укучылары каршында Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Д.Г.Гасанов, Әфганчы ветеран Р.Газизуллин чыгыш ясадылар. Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Л. Фәретдинова тарафыннан «Батырлык исеме-Әфганстан» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Кичә барышында слайдлар һәм кинокадрлар күрсәтелде.