Сарман хоккеистлары - мөселман командалары арасында Татарстан чемпионнары!

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
7 февраль көнне Кукмараның “Олимп” боз сараенда мөселман яшьләре арасында хоккей турниры үтте. Ярышны ТР МДН һәм Кукмара районы мөхтәсибәте көче белән оештырылды.

Турнирда барлыгы 6 команда көч сынашты: ТР МДН вәкилләре, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче мөхтәсибәте җыелмалары.

Уен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның  һәм Кукмара районы башлыгы  Сергей Димитриевның хәер-фатихасыннан, уңыш һәм матур уен теләп әйтелгән сүзләреннән соң башланып китте.

Якташлары өчен җан атарга бу көнне Кукмара халкыннан тыш, башка бик күп район вәкилләре җыелган иде. Кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булды.

Һәр команда җанатарларының ышанычын акларга тырышты һәм уенның беренче минутларыннан ук турнирга җитди әзерлек белән килүләрен исбатлады.Уенны Теләче һәм Түбән Кама мөхтәсибәтләре командалары башлап җибәрде, ә турнирның финал өлешендә исә Сарман һәм Казан мөхтәсибәтләре уйнады. Нәкъ менә алар барлык көндәшләрен җиңеп, бертөрле балл җыя алды.

Хоккей турниры нәтиҗәләре буенча Сарман мөхтәсибәте командасы җиңүче дип табылды һәм күчмә кубокка ия булды. Икенче урында – Казан мөхтәсибәте, ә өченчедә – Кукмара мөхтәсибәте вәкилләре.

Шуны да әйтергә кирәк, ТР МДН җыелма командасы өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уйнады. Турнирда катнашучы уенчыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хоккей и Ислам
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International