«Тынычлык хакына» исемле республика конкурсының муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
12 февральдә Сарман үзәк балалар китапханәсендэ шигырь сөйләүчеләрнең Жиңүнең 70 еллыгына багышланган «Тынычлык хакына» исемле республика конкурсының муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте. Кичәне директор урынбасары Саетгараева С.Ф. ачып җибәрде. Хәрби комиссариат начальнигы Гасанов Д.Г. конкурста катнашучыларны һәм кичәгә килүчеләрне котлап үтте. Җиңүчеләрне һәм финалга үткән 10 укучыга Диплом һәм бүләкләр тапшырды. Кичә бик тантаналы шартларда үтте. Һәрбер чыгыш конкурста катнашучылар һәм китапханәчеләр катнашында шигырь яки җыр белән үрелеп барды. Китап күргәзмәсенә күзәтүне китапханәче Шәрәфетдинова Ф.С. ясады. Конкурста барлыгы 76 бала катнашты. Катнашучыларның барсына да Дипломнар бирелде. Соңыннан кичәдә катнашучылар бергәләп фотога төштеләр һәм бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International