Чаңгыга бас!

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
2015 нче елның 12 нче февралендә «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында эшләп килүче “Волонтер” ирекле үзәге яшьләре “Чаңгыга бас!” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты – район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик һәм психотроп матдәләргә тискәре караш тәрбияләү. Акция балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә өндәүгә багышланган иде. Яшүсмерләр арасында “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” девизы астында чаңгы ярышы үтте.
Чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Сарман мәктәбе коллективына рәхмәт белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International