Сарман районы ГХАТ бүлеге ветераны Гарипова Светлана Касимовнаның юбилее

2015 елның 17 марты, сишәмбе
2015 нче елның 15 нче мартында үзенең 60 яшьлек юбилеен Сарман районы ГХАТ бүлеге ветераны Гарипова Светлана Касимовна билгеләп үтте. Ул 30 елдан артык ГХАТ җитәкчесе булып эшләгән.

Аңа профессиональ һәм кешелек сыйфатлары хас. Үз эшен яратып башкарган, кешеләргә ярдәм итәргә омтылган Светлана Касимовна хезмәтәшләре арасында да хөрмәт казанган.
Юбилее белән котларга район җитәкчелеге, хезмәттәшләре һәм дуслары җыелган иде. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм тормыш иптәше Хәмит абый белән пар канат булып яшәвен телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International