Кыскача вакыйгалар турында

2015 елның 11 декабре, җомга

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
Конституция – илнең Төп законы, аның хокук системасының, дәүләтнең демократик үсешенең нигезе, ә Конституция көне теләсә кайсы дәүләт өчен мөһим вакыйга булып тора. 1993 елда кабул ителгән Төп закон Россиянең демократик федератив дәүләт корылышына нигез салды, күпмилләтле Ватаныбызның киләчәген билгеләде. Конституциячел принципларга һәм нормаларга таянып эш итү Россия Федерациясенә гражданнар җәмгыяте нигезләрен төзүдә яңа тарихи сәхифәләр ачарга, илдә хокук һәм законлылык даирәсен киңәйтергә, эшлекле базар институтлары булдырырга ярдәм итте. Бүген барыбыз алдында да мөһим бурыч – Россия дәүләтчелегенең конституциячел нигезләрен яклау һәм ныгыту, кеше хокукларын һәм ирекләрен, халыкларның күмәк хокукларын эзлекле рәвештә тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгыту бурычы тора.

Армиягә китә егетләр
Армиягә көзге чакырылыш дәвам итә. 3 декабрьдә районнан – өч, Мөслим районыннан – ике егет, 8 декабрьдә Сарман районыннан – җиде, Мөслимнән дүрт егет армия сафларына алындылар. Алар Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итәчәкләр. Әлеге часть, безнең район һәм мөслимлеләрнең хакимият килешүе нигезендә, шефлыкка алынды.
Бүгенге көнгә армиягә районнан кырык биш егет китте. Көзге чакырылыш декабрь ахырында тәмамланачак.

Сорап керүчегә бирмә
Соңгы арада, кеше алдап, акча эшләргә тырышучылар саны күбәеп китте. “Үзара салым акчасы җыябыз”, дип йөрүчеләр пәйда булган. Шуны истә тотыгыз – үзара салым акчасын махсус счетка салырга яки авыл советына илтеп тапшырырга була. Өйгә кереп сорап йөрүчеләргә акча бирмәгез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International