10 декабрь көнне “Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге администрациясендә Сарман районы прокуроры Сабиров Э.Р. белән очрашу узды. Гражданнарны кабул итү “Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге башлыгы Бадиков Л.М. белән берлектә үткәреле. Кайбер сорауларны ачыклау өчен, Сарман районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Шамгунов Р.Ш. һәм “Сарман” идарәче компаниясенең директоры Мәвләвиев А.Ш. та чакырылган иде.