12 декабрь көнне Җәлил поселогы администрациясе зиратны чистарту, төзекләндерү максатыннан өмә үткәрде. Зиратта төзекләндерү эшләрен башкару өчен, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе автогидроподъемник һәм кран, торак коммуналь хуҗалык трактор бүлеп бирде. Әлеге чарада Җәлил поселогы администрация җитәкчеләре һәм халкы актив катнашты.