3 гыйнвар көнне Җәлилдә мини-футбол буенча "“Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге башлыгы кубогына ярыш булып узды. Ярышта Җәлилдән ике команда "Җәлилче" һәм "Юность", Мөслим районыннан "Мирас-1" һәм "Мирас-2" командалары, Актүбәдән "Барс" командасы катнашты. Ярышны Җәлил бистәсе башлыгы Л.М. Бадиков ачып җибәрде. Ул үз чыгышында уенчыларны сәламләде һәм әлеге мини-футбол ярышының мавыктыргыч, кызыклы һәм нәтиҗәле булып истә калуын теләде.
1 урынга “Җәлилче”, 2 урынга “Мирас-1”, 3 урынга “Юность” командасы лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды, “Җәлилче” командасы “Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге башлыгы кубогына да лаек булды.